news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар китабы Евразия ярминкәсендә "Иң яхшы китаплар" конкурсында гран-при алды

Татарстан китап нәшрияты беренче тапкыр Нур-Солтан шәһәрендә Евразия халыкара китап күргәзмәсе-ярминкәсендә катнашты.

(Казан, 13 июнь, "Татар-информ"). Татарстан китап нәшрияты тарафыннан чыгарылган "Татар костюмы" китабы Казахстанда «Eurasian Book Fair» IV Евразия халыкара китап күргәзмәсе-ярминкәсе кысаларында узган "Елның иң яхшы китабы" конкурсында гран-при алды. Бу хакта нәшрият матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Күргәзмәдә беренче тапкыр Татарстан китап нәшрияты катнашты, ул китаплар, шул исәптән сәнгать һәм тарихи әдәбият, уку әсбаплары, сүзлекләр, иллюстрацияләнгән альбомнар, балалар басмалары һәм башка бик күп нәрсәләр тәкъдим итте", — диелә хәбәрдә.

"Eurasian Book Fair" күргәзмәсе Нур-Солтан шәһәрендә (Казахстан) узды. Бу Евразия киңлегендә иң зур мәдәни-агарту чарасы, ул Европа һәм Азия илләренең нәшрият, фәнни-мәгариф һәм полиграфия компанияләрен берләштерә.

Күргәзмәдә якын һәм ерак чит илләрдән, шул исәптән Россия, Азәрбайҗан, Таҗикстан, Әрмәнстан, Кыргызстан, Төркия, Кытай, Иран, Польша, Бельгия, Латвия, Украина, Үзбәкстаннан 90 компания катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100