news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар киносында чын революция бусагасында торабыз – Алексей Барыкин

Татарстанда блокбастер һәм интерактив боевик жанрында фильмнар төшерелә.

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Минемчә, без чын Татарстан киносында чын революция бусагасында торабыз”, - дип бәяләде республикада бүгенге кинематография торышын Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының кино сәнгате кафедрасы мөдире, кинорежиссер Алексей Барыкин бүген Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә. “Шушы көннәрдә телеэкраннарда “Тапшырылмаган хатлар”ны карый башлавыбыз - шуның беренче авазлары. Быел, Россия киносы елында, Татарстанда тугыз фильм төшерелә. Алар барысы да прокатка чыгарылырга дип уйланган тулы хокуклы фильмнар. Барысы да зур проектлар, - дип дәвам итте Алексей Александрович. – Безнең чын кино төшерә алырлык яңа көчле бер буын барлыкка килде. Мин моның шулай икәнлегенә инанып, курыкмыйча әйтә алам. Алар Мәдәният институты әзерләгән кадрлар. Институтта әле кино юнәлеше барлыкка килгән елларда 2008 елда “Казанда нәрсә укыта алырсыз икән, Мәскәүгә җибәрергә кирәк”, - дигән сүзләр йөрде. Ә бит быел төшерелгән тугыз фильмның җидесе йә безнең укучылар тарафыннан, йә безнең укытучылар катнашында төшерелгән”.

Әлеге “революциянең” мисаллары итеп Алексей Барыкин Каюм Насыйри әсәрләре буенча төшерелә торган “Су анасы” фильмын атады. Фильм трюклы, компьютер эффектлары белән чын татар блокбастеры булачак дип уйланыла. “Су анасы” Президент ярдәменә таянып төшерелә. “Ул Владивостоктан алып Калининградка кадәр прокатка чыгарылачак”, - дип вәгъдә итә Алексей Александрович. “Су анасы”ның төп артистлары балалар булуы белән дә кызыклы. Тамашачының яшь дәрәҗәсе – 6+.

Тагын бер “революцион” фильм – “Разоблаченный”. Анысы инде боевик жанрында. Ул интерактив булуы белән дә кызыклы. Ягъни, аны интернетта үзең теләгән юнәлештә карый аласың.

Алексей Барыкин институт студентларының Казан мөселман кинофестивалендә дә призлы урыннар алуын билгеләп үтте.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанның бөтен кинотеатрларында прокатта булган "Айсылу" фильмының куючы режиссеры да Алексей Барыкинның укучысы Рөстәм Рәшитов. Хәзер фильмның дәвамы төшерелә башлаган. Аның бер кадрының нинди шартларда төшерелүе турында "Татар-информ" үз укучыларына сөйләгән иде инде. Телевидениедә бара торган "Тапшырылмаган хатлар" фильмының куючы режиссеры да Рөстәм Рәшитов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100