news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар кинолары Төрки дөнья киносы көннәрендә катнаша

15-18 февральдә Төркиядә узачак IV Халыкара Төрки дөнья киносы көннәрендә дүрт татар фильмы да катнаша

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”). 15-18 февральдә Төркиядә узачак IV Халыкара Төрки дөнья киносы көннәрендә дүрт татар фильмы да катнаша.
“Татаркино” дәүләт оешмасының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, конкурс программасына Рамил Төхфәтуллинның “Бөркетләр” һәм Юрий Фетингның “Бибинур” картиналары кертелгән, конкурстан тыш Альберт Шакировның «Бабай» һәм Нурания Җамалиеваның «Өч аяклы ат» фильмнары күрсәтеләчәк.
Татарстаннан фестивальгә РФ һәм ТР халык артисты Равил Шәрәфиев, “Бибинур” фильмының продюсеры Светлана Бохараева һәм “Татаркино” дәүләт оешмасының баш белгече Рәисә Сабирова барачак.
IV Халыкара Төрки дөнья киносы көннәре Истанбул шәһәрендә «Евразия» институты базасында уза. Анда 40 фильм белән 9 төрки телле илдән 30 кинематографист катнаша.


news_right_1
news_right_2
news_bot