news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар кинематографиясе халыкара төрки дөнья кинофестиваленә зур өметләр баглый

Халыкара төрки кино фестивале кысаларында тугандаш төрки республикаларның иң яхшы фильмнары тәкъдим ителәчәк.

Татар кинематографиясе халыкара төрки дөнья кинофестиваленә зур өметләр баглый
Султан Исхаков

(Казан, 1 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Халыкара төрки дөнья кинофестивале һәм Төрки дөнья кино ассоциациясе Татарстанда милли кинематография үсешенә ярдәм итергә мөмкин. Татарстан халыклары дуслыгы йорты директоры, Татарстан Дәүләт советы депутаты Ирек Шәрипов әлеге фикере белән “Татар-информ” матбугат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә уртаклашты. Матбугат конференциясе 21 – 25 март көннәрендә Казанда уза торган Халыкара төрки дөнья кинофестиваленә багышланган иде.

Ирек Шәрипов матбугат конференциясендә Казанга Хуҗаколый Нарлиевның килүенә зур өметләр баглануын билгеләп үтте. “Тарих шундый булды инде: Татарстан совет чорында киселгән хокуклы автономияле республика буларак, безнең үз студиябез булмады. Совет чорында татар халкының бай мирасы кино сәнгатендә чагыла алмады. Без моннан мәхрүм калдык. Безнең зур теләгебез – тарихыбызны киң җәмәгатьчелеккә җиткерәсебез бар. Без совет киносы мәктәбен узган кешеләр түгел. Ул татарда булмады. Безгә ул юлны да узарга, бүгенге заман таләпләренә туры килгән фильм төшерергә кирәк. Сезнең ярдәм белән, әлбәттә”, - диде ул.

Искәртеп узабыз, Төрки дөнья кино ассоциациясе гамәлгә куйган кинофестиваль Татарстан халыклар дуслыгы йорты ярдәме белән “Татаркино” тарафыннан үткәрелә. Фестивальне тәкъдим итергә Казанга Төрки дөнья кино ассоциациясе рәисе, танылган төрекмән кинорежиссеры Хуҗаколый Нарлиев та килде.

Мәгълүмат өчен. Халыкара төрки кино фестивале кысаларында тугандаш төрки республикаларның иң яхшы фильмнары тәкъдим ителәчәк. Фильмнар “Мир” кинотеатрында күрсәтеләчәк. Халыклар дуслыгы йортында иҗади очрашулар булачак. Фестиваль фильмнарын төрле шәһәр һәм район тамашачысы да күрә алачак. Кинофорум кысаларында Төрки дөнья кино асслциациясенең башкарма комитеты утырышы узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100