news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татар кешесе кайда гына яшәсә дә, уңышка ирешергә тырыша – Ләйсән Сафина
Чит төбәкләрдә, илләрдә яшәүче яшьләр татарча проектларда актив катнаша.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 1 февраль, "Татар-информ", Алинә Минневәлиева). Татар кешесе кайда гына яшәсә дә, уңышка ирешергә тырыша, дип белдерде Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы коллегиясендә яшь милләттәшләргә багышланган темага чыгыш ясаган "Идел" яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина.
"Без оештырган "Татар яшьләре көннәре"ндә 26 ел эчендә 40лап пар кавышты. Проектларыбызда катнаша торган чит төбәкләрдәге яшь милләттәшләребез киләчәктә республикабызда калып, Татарстанны үстерергә тели", – дип билгеләп узды ул.
Соңгы өч ел эчендә татар балалары лидер мәктәбен Татарстаннан читтә дә үткәрәләр. Мисал өчен, бу чара Удмуртия, Ульян, Сарытау өлкәсендә оештырыла башлаган.
"Өметле киләчәк булдыру һәр кешенең бурычы. Безгә Татарстан Хөкүмәте тарафыннан да ярдәм кирәк. "Татарстан 24" телеканалында яшьләргә багышланган тапшыру булдыру мөһим, дип уйлыйбыз. Киләчәктә без үстергән яшьләрнең туган телләрен, милли үзаңын үстерүгә көчләре җитәр, дип саныйм", – ди "Идел" яшьләр үзәге директоры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot