news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар, казах кинорежиссеры Р.Ногманов Казан тамашачысына дусты Виктор Цой турында сөйләде

Рәшит Ногмановның 1988 елда Виктор Цой белән төшерелгән фильмын 30 миллион тамашачы караган.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казах һәм татар режиссеры Рәшит Ногманов Казан кинофестивале тамашачысына якын дусты булган Виктор Цойның соңгы еллары турында сөйләде. Ул тамашачы белән бергә үзенең 30 ел элек чыккан “Игла” фильмын карады.

  • “Игла” фильмы 1988 елда чыга һәм аны 30 миллион тамашачы карый. Төп рольдә Виктор Цой уйнаган бу фильм - сиксәненче еллар ахырында чыккан иң танылган кинокартиналарның берсе.

Рәшит Ногманов әлеге фильмны үзенең студент чагында ук Казахстан киностудиясе тәкъдиме буенча төшергәнен әйтте. Быел фильм чыгуга 30 ел була.

Кинорежиссер әлеге фильмны төшерү истәлекләре белән уртаклашты, үзенең якын дусты һәм фикердәше булган Виктор Цой турында сөйләде.

  • Кинорежиссер, сценарист, продюсер һәм җәмәгать эшлеклесе Рәшит Ногманов Алма-атада туып үскән. Әнисе Казан татары. “Йя-хха”, “Игла”, “Дикий Восток” һәм башка фильмнар авторы. 2010 елда “Игла Remix”ны чыгара. Рәшит Ногманов Франциядә яши.

Бүген Рәшит Ногманов Казан халыкара мөселман киносы фестивле ябылу тантанасында катнашачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot