news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

«Татар казагы Ибраһим Мәхмүтов көндәлеге» китабы дөнья күрде

Кулъязма ярдәмендә ил чиге сагында торган казаклар арасындагы татарлар турында белергә мөмкин.

«Татар казагы Ибраһим Мәхмүтов көндәлеге» китабы дөнья күрде
Абдул Фархан

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Оренбург казак гаскәренең татар казагы Ибраһим Мәхмүтов XIX гасыр азагы — ХХ гасыр башында алып барган көндәлек китап буларак дөнья күрде.

Чыганакны гарәп имлясыннан рус һәм татар телләренә тәрҗемә иткән, китап буларак әзерләгән авторлар басманы Мәрҗани исемендәге Тарих институтында җәмәгатьчелеккә тәкъдим итте. «Татар казагы Ибраһим Мәхмүтов көндәлеге» китабын төзүчеләр — Мәрҗани исемендәге Тарих институты фәнни Рөстәм Әминов һәм Айдар Гайнетдинов.

«1847 елның 13 августында дөньяга килгән көндәлек авторы Ибраһим Мәхмүтов киләсе буыннарга хәзерге Чиләбе өлкәсендәге Варна бистәсенә кагылышлы уникаль тарихи чыганак язып калдырган. Көндәлекнең төп нөхсәсе 1929нчы елда туган Салия Холматова (тумышы белән Мәхмүтова) гаиләсендә саклана», — диде тарих фәннәре кандидаты Рөстәм Әминов. Ул әлеге чыганакны Урал арты төбәкләрендә фәнни экспедициядә булганда тапкан.

Көндәлектә авторның җирле халык белән товар алыш-биреш операцияләре, халык медицинасы рецептлары, бәетләр, догалар, чәчүгә һәм уразага кергән көннәр, Сабантуй бәйрәме һава торышы кебек мәгълүмат тупланган. Мәсәлән, Сабантуйлар, гадәттә, апрель уртасында — чәчү башлангач уздырылганы, ә чәчү уртача 41-43 көнгә сузылганы күренә. Биредә төрле елларда үлүчеләр исемлеге дә бирелгән.

«Көндәлек 62 биттән тора. Һәр биттә 4-15 юл. Текст гарәп имлясында язылган. Иң беренче язма 1878 елның апрелендә, ә соңгылары — 1909 елда теркәлгән. Көндәлек хронологик тәртиптә түгел, темаларга бүленеп барган. Үлем-китемнәр, кешеләргә әҗәткә биргән әйберләр аерым урыннарда теркәлгән», — диде Рөстәм Әминов.

Төрле догалар, уразага кергән көннәр, Корбан гаете турындагы мәгълүмат Ибраһим Мәхмүтовның диндә булуын күрсәтә. Варна бистәсендә өч мәчет булуы да көндәлеккә теркәлеп куелган.

«Чыганакта тупланган мәгълүматлар ярдәмендә укучы Варна мисалында иген начар уңган, ачлык елларын чамалый ала. Ачлык бер җирдә булса, кагыйдә буларак, якын-тирә бөтен җирдә дә була. 1879нчы ачлык елында бер пот бодай оны 1 сум 30 тиен торган дип язылган, ә 1891нче ачлык елына он бәясе 2 сум 50 тиенгә кадәр менгән», — диде Рөстәм Әминов.

Әлеге кулъязма татар казакларының көндәлек тормышын аңларга, аларның үзара мөнәсәбәтләрен күзәтергә мөмкинлек бирә. Шулай ук ил чиге сагында торган казаклар арасында татарлар да хезмәт иткәнен, аларның казак станицасында аерым авыл булып яшәгәнен күреп була.

Кулъязманы кириллицага күчергән галим, филология фәннәре кандидаты Айдар Гайнетдинов Ибраһим Мәхмүтовның теле гади, җөмләләре кыска булуын әйтте. Ул чорның башка кулъязмаларыннан аермалы буларак, автор җөмлә азакларын бизәкләр белән билгеләп барган. Көндәлекнең фотокүчермәсендә алар күренә.



Галерея: Мөхәммәтгариф Рәмиев һәм Ибраһим Мәхмүтов көндәлекләрен тәкъдим итүдән фоторепортаж
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100