news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар Каргалысы мәктәбе директоры: Яшьләр төп фәннәр укытучысы булырга ашыкмый

Татар Каргалысы мәктәбе директоры: Яшьләр төп фәннәр укытучысы булырга ашыкмый
Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова

Оренбург өлкәсе Татар Каргалысы авылы мәктәбе директоры Тәүхидә Низаметдинова яшьләрнең мәктәпләрдә төп фәннәрне укытудан өйдә репетиторлык эшен өстенрәк күрүен сөйләде.

«Авылда зур мәктәп булгач, хезмәт хаклары да яхшы, тик яшьләр килергә ашыкмый. Яшьләрнең, көч түгеп, математика, химия, физика кебек төп фәннәрне укытасы килми. Алар социаль педагог, психолог кебек юнәлешкә барып белем алалар да, өйдә генә репетитор булып эшли. Безгә төп фәннәр укытучылары кирәк. Төп фәннәрне укыту кыенрак, яшьләр андый эшкә ашыкмый», - дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Мәктәп директоры фикеренчә, авыл җирендә укытучыларга хөрмәт белән карау саклана.

«Мин авылым мәктәбендә 45 ел эшлим. Мине әти-әниләр генә түгел, әби-бабайлар да белә. Матур итеп эшләсәң, авторитет, хөрмәт була. Минем әти-әни укытучы түгел иде. Мин 5нче сыйныфта укыганда авылда беренче тапкыр инглиз теле укытыла башлады. Чит тел укытучысы шундый яшь, чибәр иде. Мин аның дәресләренә дә, телгә дә гашыйк булдым. Минем дә шундый укытучы буласым килде. Хәзер кызым укытучы һөнәрен сайлады», - диде ул.

Ул укытучыларга кыенга килүен дә яшерми. «Гомумән алганда, хәл кыенрак, чөнки балалар интернетта. Алар да, әти-әниләре дә шуннан гына да өйрәнеп була, дип уйлый. Укытучының роле зур түгел, диләр», - ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100