news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар көрәшен Голландиядә таныттылар - "Ялкын" журналы

"Европа спорты - барлык төр уеннар өчен" (“European Sports for All Games”) фестивале Голландиянең биш-алты шәһәрендә узачак.

(Казан, 4 август, "Татар-информ", "Ялкын", Фәрит Салихов). Голландиядә "Европа спорты - барлык төр уеннар өчен" (“European Sports for All Games”) дип аталган фестиваль ачылды. Анда татар көрәшен дә күрсәтәчәкләр. Бу хакта “Ялкын” хәбәрчесенә Голландиядән “Ак Барс” балалар һәм яшүсмерләр спорт көрәш мәктәбе директоры, көрәш буенча дөнья чемпионы һәм дөнья кубогы иясе, көрәш һәм билбау көрәше буенча Россиянең спорт остасы Азат Нурмөхәммәтов җиткерде.

"Әлеге фестиваль Голландиянең биш-алты шәһәрендә узачак. Ачылышы булды инде. Анда катнашучыларны кораб, яхта һәм көймәләргә утыртып, шәһәр буйлап йөрттеләр. Парадның озынлыгы биш-алты чакрымга сузылгандыр. Шунысына игътибар итек: биредә әлеге фестивальне кызыксынып күзәтәләр. Тамашачылар саны бик күп иде", – диде Азат.

Аның сүзләренчә, Россия вәкилләре фестиваль кысаларында 5 спорт төрен тәкъдим итәчәк. Татар көрәшеннән тыш самбо, якутларның таяк тартышы, Бурятиянең бер көрәш төре һәм җәядән ук ату төрләре кергән.

"Берничә көн күрсәтмә чыгышлар тәкъдим итәчәкбез, – диде Азат Нурмөхәммәтов. – Килгән кунаклар өчен көрәш буенча кечкенә генә ярыш ясарга да җыенабыз".

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100