news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар ишегалды» экомаркеты хезмәттәшлек турында тәкъдимнәр кабул итә

Санкт-Петербургта Хәсән базары мәйданында «Татар ишегалды» 19 октябрьдә ачыла.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Санкт-Петербургта Татарстан Республикасының Даими вәкиллегендә «Татар ишегалды» экомаркеты белән хезмәттәшлек итү турында тәкъдимнәр кабул ителә. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Санкт-Петербургта Хәсән базары мәйданында «Татар ишегалды» 19 октябрьдә ачыла.

Фестивальне ачу тантанасында Санкт-Петербургның Сәнәгать сәясәте, инновацияләр һәм сәүдә комитеты, Красногвардия районы хакимияте вәкилләре, эшмәкәрләр һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашачак.

Анда Хәсән базарында эшләүче предприятиеләрнең, Ленинград өлкәсе һәм Санкт-Петербургның крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм кооперативлары ассоциациясе, Ленинград өлкәсенең Киров районы бакчачылары продукциясе тәкъдим ителәчәк. Бәйрәмнең мәдәни программасында иҗат коллективлары чыгышлары, «Осталар академиясе» төбәкара үзмәшгуль универсаль һөнәрчеләр иҗтимагый оешмасыннан мастер-класслар, сувенир продукциясе күргәзмәсе һәм сату каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100