news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар ирекле музыкантлары концертына Мубай килмәде

Кичә Казанның төнге клубларының берсендә Yummy Music беренче татар ирекле музыка лейблының биш еллык туган көненә багышланган концерт узды.

Татар ирекле музыкантлары концертына Мубай килмәде
Ильнар Тухбатов

(Казан, 6 март, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Кичә Yummy Music беренче татар ирекле музыка лейблының биш еллык туган көненә багышланган концертка, вәгъдә ителеп, анонсларга керсә дә, Мубай, ягъни, Илдар Мөбәрәкшин килмәде. Татар альтернативщикларын тыңларга килгән татар яшьләре алдында Juna төркеме, The Cheeklaweek (Чикләвек) акустик төркеме һәм Зәринә Вильданова, Oscar c7c5 төркеме, Рәдиф Кашапов, Илгиз Шәйхразиев һәм өр-яңа “Тһе ң ң” үз җырларын башкарды. Барлык җырлар да татар телендә иде.

“Үзгәреш күптән бара, – диде “Үзгәреш җиле”ннән соң тамашачыга киңрәк таныла башлаган Илгиз Шәйхразиев. – Зур концертлар уздырырга матди яктан мөмкинлекләребез булмагач, без үзебез өчен шундый бәйрәмнәр оештырабыз. Без бу музыканы татарныкы дип тәкъдим итмибез. Без аны музыка дип атыйбыз. Бәлки монда кемнәрдер безнең анонсларыбызны күреп, бушка булганга килгәннәрдер, алар мәгълүмат алып китәрләр”.

Концерт алдыннан бәйсез музыкантлар яңа төркем булып оешканнар һәм яңа коллективны “Тһе ң ң” дип атаганнар. Музыкаль төркемнең исеме МОҢ сүзендә катнашкан Ң хәрефенә хөрмәт йөзеннән. Әлеге яңа музыкаль коллектив составында Илгиз Шәйхразиев, Рәдиф Кашапов, Ильяс Гафаровлар чыгыш ясады.

Концертны “Татар-информ” онлайн трансляцияләде. Концертның язмасы биредә
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100