news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар интеллигенциясенең яңа буыны катнашында матбугат конференциясе узачак

“Татар-информ”да үткәрелгән чарага гаммәви массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 6 июнь, "Татар-информ"). 7 июнь көнне, 13.00 сәгатьтә, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе алып баручысы, журналист Идел Кыямов, «Идел» журналы хезмәткәре Зөләйха Камалова һәм Татар дәүләт филармониясе солисты, композитор, виолончель остасы Ильяс Камал катнашында матбугат конференциясе узачак.

Очрашуда сүз яшьләрнең иҗади проектлары хакында барачак.

"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru. Туры трансляцияне карау өчен сылтама - http://tatar-inform.tatar/internet-tv/222/

 

news_right_1
news_right_2
news_bot