news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ»ның беренче хисапчысы: Авыр булса да, кызыклы вакыт иде

Без бер кечкенә генә оешма идек, хәзер агентлык искиткеч уңышларга иреште, ди Зөмәрә Борһанова.

«Татар-информ»ның беренче хисапчысы: Авыр булса да, кызыклы вакыт иде
Салават Камалетдинов

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы оешуга 32 ел. Агентлыкның беренче хисапчысы Зөмәрә Борһанова агентлыкта эшли башлаган көннәре турында сөйләде.

«Агентлыкның беренче җитәкчесе Үмәр Хәмзинович (авт. – Богдалов – «Татар-информ»ның беренче генераль директоры) минем туганымның ире иде. Ул мине эшкә чакырды. 90нчы елларда кечкенә оешмалар өчен хисап алып бару формалары да юк иде әле. Үзебез уйлап чыгардык. Законнар гел үзгәреп тора иде. Авыр булса да, кызыклы вакыт иде», – дип искә алды ул.

Зөмәрә Борһанова әйтүенчә, оешкан вакытта агентлыкта өч кенә кеше эшләгән. Кечкенә генә бүлмәдә утыра идек, дип искә алды ул. «Татар-информ»да ул бер ел тирәсе эшләгән. 

«Беләсезме, ул вакытта «Татар-информ» шулай үсеп китә дип әйтсәләр, ышанмас идек, күз алдына да китереп булмый иде. Афәрин, искиткеч уңышларга иреште. Киләчәктә дә уңышлар, үсеш телим», – диде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100