Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татар-информ»ның баш мөхәррире Кытайда татарлар һәм уйгырлар белән очрашкан
Идел буе федераль округы регионнарыннан журналистлар делегациясе эш сәфәре кысаларында Кытайның Синьцзян-Уйгыр автономияле районында булды. «Татар-информ»ның баш мөхәррире Ринат Билалов Өремчедәге сәфәреннән беренче тәэсирләре турында сөйләде.
Аның сүзләренчә, сәфәр программасына күпсанлы очрашулар һәм чаралар керә. Журналистлар СУАР администрациясе вәкилләре һәм татар мәдәнияте җәмгыяте рәисе белән очраштылар, шулай ук татар сәүдәгәрләре төзегән XIX гасыр мәчетендә булдылар.
«Безнең монда очрашулар күп, программа бик бай», - дип сөйләде Билалов.
Делегация шулай ук Кашгарда да булды. «Татар-информ» баш мөхәррире сүзләренә караганда, шәһәр халкының 80 проценттан артыгын уйгырлар тәшкил итә.
Сәфәрдә катнашучылар татар һәм уйгырларның мәдәни һәм тарихи элемтәләренә аерым игътибар бирде. Журналистлар җирле халык белән татар телендә аралашты һәм кайбер сүзләрнең охшашлыгын билгеләп үтте.
«Без алар белән татар телендә сөйләштек, төп сүзләр күп очракта татар теле белән тәңгәл килә», – дип билгеләде Билалов.
Ул СУАР вәкилләре белән очрашулар барышында татар һәм уйгыр халыкларының тарихи багланышлары турында да фикер алышынуын өстәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз