news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар-информ»га – 35: «Безнең эш принциплары 35 ел дәвамында үзгәрешсез кала»

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы 35 ел дәвамында үз укучыларына Татарстанның яңа тарихы турында сөйли. Әлеге датаны билгеләп үтеп, редакция мәкаләсендә без агентлыкның нинди юл узуы һәм укучыларыбызга нинди мәгълүматлар җиткерүе турында сөйлибез.

«Татар-информ»га – 35: «Безнең эш принциплары 35 ел дәвамында үзгәрешсез кала»
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

6 июньдә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы 35 еллыгын билгеләп үтә. Редакция баш мөхәррире Ринат Билалов бүлмәсендәге киштәдә КПСС Татарстан өлкә комитеты бюросының «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын оештыру турында карары саклана. Бу документ агентлыкның нинди тарихи борылыш чорында оештырылганын күрсәтә. Өлкә комитеты бюросының беренче секретаре вазыйфасында булган Минтимер Шәймиев 1990 елның июнендә әлеге документка кул куя, тагын бер елдан – 1991 елның июнендә ул Татарстанның беренче Президенты итеп сайлана.

Хәзер, күпме еллар үткәч, республика җитәкчелегенең бу адымы дөрес һәм акланган булуы күренә. «Татар-информ»га һәрвакыт зур җаваплылык йөкләнә, ул баштан ук мәгълүмат витринасы кебек түгел, ә фактлар белән тәэмин итүче һәм республиканың идея һәм проектларын җиткерүче буларак уйланыла.

Асылда, шушы вакыт эчендә «Татар-информ» яңа Татарстанның елъязмачысы булды, аның сәясәт, икътисад, мәдәният, рухи тормыш, спорт, халыкара багланышлар (һ.б.) өлкәсендә билгеләнгән үсеш юнәлешләрен һәм төп вакыйгаларын аудиториягә җиткерде. Без барыбыз да 35 ел эчендә Татарстанның җитди рәвештә үзгәрүен күрәбез, безнең мәгълүмат агентлыгы да аның белән бергә үзгәрде һәм үсте.

Без барлык халыкара дәрәҗәдәге чараларда – Бөтендөнья татар конгрессы съездлары, Казанның 1000 еллыгы, 2013 елдагы Универсиада, су спорт төрләре һәм футбол буенча дөнья чемпионатлары, БРИКС саммиты һәм KazanForum чараларында актив хезмәт куйдык. Шушы вакыт дәвамында агентлык һәр көннең мәгълүмати күчермәсен ясады. Чыннан да безнең электрон архивта Татарстанда узган бөтен вакыйгалар турында диярлек язмалар тупланган. Шул исәптән бай фотобанк та: анда 2017 елдан башлап кына да 1,5 млн фотография урын алган.

Фото: © «Татар-информ»

Әлбәттә, 1990 елдан бирле безнең эштә күп нәрсә үзгәрде. Элек «Татар-информ» составында берничә басма газета чыгарыла. Кәгазьгә бастырылган яңалыклар тупланмасы исә кулланучыларга автотранспорт белән таратыла. Ул чакта вакыйга урыныннан мәгълүматны журналистлар редакциягә телефон аша хәбәр итә, ә интервьюларны блокнотка яза иде. Редакция Казанда зур тарихка ия биналарда урнашты: мәсәлән, аның беренчесе – архитектура истәлеге булган Александровлар пассажы.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Шул чордан бирле безнең тарафтан җитештерелгән мәгълүмат күләме дистәләгән, ә бәлки, йөзләгән тапкыр артты. Заманында «Татар-информ» кечкенә коллективтан башланса, бүген ул – республикада һәм аннан читтәге аудитория өчен мөһим темаларны яхшы белгән хәбәрчеләр һәм мөхәррирләрдән торган зур команда. Укучылар арасында республикадан читтә яшәүчеләр дә шактый икәнен ышанып әйтергә мөмкин, чөнки алардан күп кайтавазлар килә.

Ләкин элеккедән төп аерма шунда: хәзер мәгълүматны табу һәм тәкъдим итү процессы үзгәрде. Бүген «Татар-информ» – электрон массакүләм мәгълүмат чарасы гына түгел, ә рус һәм татар телләрендә эшли торган төп сайтлар, төрле проектларыбызның сайтлары, социаль челтәрләрдәге төркемнәр, видеохостинглардагы каналларны, ягъни берничә мәгълүмат чыганагын туплаган тулы берләшмә. Бүген без ясалма фәһем мөмкинлекләрен актив кулланабыз; максатчан аудиториябез мәгълүмат ала торган төп мәйданчыкны тәшкил иткән Телеграм-каналларны үстерәбез. Һәм, әлбәттә, редакциядә журналистлар һәм редакторлар коллективының һәрвакыт камилләшүгә омтылуын әйтергә кирәк – мөстәкыйль рәвештә дә, укыту курсларында да.

Соңгы елда «Татар-информ» сайты материалларын 13,7 млн уникаль кулланучы укыды, караулар саны 50 миллионга диярлек җитте – без LiveInternet версиясе буенча тотрыклы рәвештә Татарстанның иң күп укыла торган басмалары өчлегенә керәбез. Соңгы дүрт елда мәгълүмат агентлыгы «Медиалогия» рейтингында цитаталар китерелү буенча республикада өч тапкыр беренче урынга чыкты. Узган ел һәм быелның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча без иң күп цитаталар китерелүчеләр рәтендә торабыз. Социаль челтәрләрдә безнең рус телле ресурсларга язылучылар саны 783 меңгә җитте, татар телле ресурсларга язылучылар – 725 меңгә (барлыгы – 1,5 млн артык).

Редакция һәм мәгълүмат ресурсларыбызның ике телдә эшләве – «Татар-информ»ның төп үзенчәлекләреннән берсе һәм көндәшлекле өстенлеге. Сүз текстларны «ике якка да» тәрҗемә итә алу турында гына бармый. «Интертат» электрон газетасы һәм «Татар-информ» агентлыгының татар редакциясе журналистлары массакүләм мәгълүмат чараларында сирәк тәкъдим ителә торган, эксклюзив темаларны яктырта: татар шоу-бизнесы, театр, кино, авыл тормышы (һ.б.) яңалыклары белән таныштыра. Болар барысы да безнең уртак контентны, редакция эчендәге бәйләнешләрне баета. Ике редакциянең дә журналистлары зур бер бүлмәдә утырып эшли.

Фото: © Мария Ефремова

Әлбәттә, безнең эштә илдәге бүгенге тормышның асылын тәшкил итә торган темаларга басым ясала. Без махсус хәрби операция темасын яктыртуны дәвам итәбез. Моңа махсус хәрби операциядә Татарстан хәрбиләренең катнашуы, республика шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежный шәһәрләрен торгызу барышы, төрле оешма, предприятие һәм битараф булмаган татарстанлыларның гуманитар йөкләр җыеп җибәрүе, иҗат коллективлары һәм дин әһелләренең Донецк һәм Луганск Халык Республикаларына йөрүе, гомумән, җәмгыятьтә патриотик күтәрелеш темасы да керә. «Татар-информ» журналистлары да чик буе районнарына берничә тапкыр барып кайтты: Светлана Белова һәм Кирилл Гомәров бу хакта репортажлар язды, ә Равил Мөкминов берничә фильм төшерде. Быел патриотик тематика Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган проектлар һәм материаллар белән тулыланды.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Шул ук вакытта «Татар-информ» яза һәм төшерә торган медиа гына түгел. Без республикада турыдан-туры фикер әйтү мөмкинлеге тәкъдим ителгән иң зур мәйданчык – агентлык көн саен дәүләт структуралары, эшлекле, фәнни, мәдәни, дини, спорт даирәсе вәкилләренең матбугат конференцияләрен уздыра. Татарстан һәм аның халкы өчен көч түккән эшләре турында хәбәр итәргә теләгән һәркем бездә бу хакта сөйли ала.

«Татар-информ» беренче көннәреннән үк заман рухына тәңгәл килергә тырыша. Шул ук вакытта безнең эш принциплары 35 ел дәвамында үзгәрешсез кала. Ул республиканың күп кырлы тормышы турында бары тик тикшерелгән мәгълүмат бирүдән гыйбарәт. Ягъни без югары профессиональ җитәкче һәм журналистлар буыны тарафыннан нигез салынган сыйфат стандартларына таянып, расланган, ышанычлы мәгълүматлар гына таратабыз.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Безнең редакциянең журналистика өлкәсеннән тыш та югары һөнәри үрләргә күтәрелгән күп кенә хезмәттәшләребез өчен мәктәп булуы табигый хәл. Аның аша йөзләгән кеше үтте, аларның бихисабы агентлыкта башкарган бурыч белән – республиканың үсеше турында сөйләп, тормыш юлыннан атлавын дәвам итә.

Шуңа күрә бүген без «Татар-информ»да 1990 елдан бирле көч түккән, редакцияне оештырган һәм беренче составның традицияләрен дәвам иткән һәркемгә рәхмәт белдерәбез. Тагын бер кат басым ясап әйтик: безнең журналистика стандартлары үзгәрми һәм алар киләчәктәге 35 елда да шулай калыр дип өметләнәбез.

«Татар-информ»ның татар редакциясе, 2022 ел.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Татар-информ» редакциясе

news_right_1
news_right_2
news_bot