news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ»да «Яз гүзәле - 2025» бәйгесе турында сөйләшәчәкләр

7 апрельдә, 11:00 сәгатьтә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Яз гүзәле - 2025» мәдәни-күңел ачу проектына багышланган матбугат конференциясе була.

Чарада Казан дәүләт энергетика университеты ректоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Эдуард Абдуллаҗанов, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, проектны оештыручы Чулпан Корбанова, проектның куючы режиссеры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ян Трибой катнаша.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар сайтында матбугат конференциясенең онлайн трансляциясе күрсәтеләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100