news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ»да Тукай премиясе кандидатлары турында фикер алышу булды

«Татар-информ»да Тукай премиясе кандидатлары турында фикер алышу булды
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Татар-информ» матбугат очрашуында Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе кандидатлары турында фикер алышу булды. Очрашуны «Татар-информ» мөхәррире Гөлназ Әхтәмҗанова алып барды.

Эксперт буларак чакырылган спикерлар: Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты җитәкчесе, композитор Эльмира Галимова, ТР Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов, Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров, журналистлар Рузилә Мөхәммәтова һәм Мөршидә Кыямова.

Матбугат очрашуында спикерларга бирелгән беренче сорау: «Бу премия киң танылу алсын өчен нәрсә эшләргә кирәк?»

Эльмира Галимова Тукай премиясе турында бөтен татар халкы белә, дигән фикер әйтте. «Әлеге премия хакында бөтен татар халкы горурланып сөйли», — диде Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты җитәкчесе.

Моңа җавап итеп, залда видеоязма күрсәтелде. Анда «Интертат» журналисты гади халыктан «Тукай премиясе турында беләсезме? Кандидатлар белән танышмы?» дип сорый.

Әлеге видеоязма төрле бәхәсләр уятты — аеруча Тукай премиясе лауреаты Зиннур Мансуровның борчылуы сизелде. «Безнең милли журналистика хәзер кызык-мызыкка авышып бетте инде. Җитди әйберләр белән шөгыльләнергә кирәк әзрәк кенә», — диде ул каләм әһелләренә.

«Татар-информ» журналисты Рузилә Мөхәммәтова әлеге фикер белән килешмәде. «Алар турында бернәрсә дә белмибез. Мин хәзер аларны өр-яңадан ачып утырырга тиеш мени сезнең өчен? Ә ни өчен ул үзе эшләми?» — дип Тукай премия кандидатлары танылган булырга тиеш дигән ишарә ясады.

Айрат Фәйзрахманов танылган әсәрләрнең авторларын комиссия үзе дә белеп бетерми, диде. Мисал итеп ул быелгы кандидат, рәссам Рөстәм Шәмсутов иҗатын алды. «Без аны белеп бетермибез. Кем ул? Күпчелекнең шундый сорау туды. Әмма мәчеткә керсәң, бу аның эшчәнлеге. Андый мисаллар әле бик күп», - диде ул. Моның сәбәбе итеп ул иҗат әһелләренең үз-үзләрен таныту компетенциясе җитмәүдә күрә.

Матбугат конференциясенә бирелгән вакыт нибары 50 минут булганлыктан, тема тулысынча ачылмыйча калды. Алга таба әлеге тема әле дәвам ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100