news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ»да Түбән Камада узачак театр атналыгы турында сөйләшәчәкләр

20 мартта, 13:00 сәгатьтә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Түбән Камада «Россиянең нефть, газ һәм химия шәһәрләре театрлары атналыгы» уздыруга багышланган матбугат конференциясе була.

Чарада К. Тинчурин театры актеры, Татарстанның атказанган артисты, М. Җәлил премиясе лауреаты Артем Пискунов, К. Тинчурин театры актрисасы, М. Җәлил премиясе лауреаты Резедә Сәләхова, Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры җитәкчесе, театрның баш режиссеры, Татарстанның халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Галиев, Түбән Кама шәһәренең Халык иҗаты йорты җитәкчесе Илнур Сәгыйтов катнаша.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе күрсәтеләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100