news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ»да Тинчурин театрының «Бәхет хакы» спектакле турында сөйләшәчәкләр

Иртәгә, 13 майда, 11:00 сәгатьтә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Кәрим Тинчурин исемендәге театрның «Бәхет хакы» спектакле премьерасына багышланган матбугат конференциясе була.

Чарада К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов, Татарстанның халык артисткасы Резедә Төхфәтуллина, Татарстанның атказанган артисты Илнур Байназаров, композитор Марат Әхмәтшин катнаша.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе күрсәтеләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100