news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар-информ»да татар телле радиолар арасындагы волейбол турниры турында сөйләшәчәкләр

13 августта, 13:00 сәгатьтә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Тәртип» радиостанциясе коллективлары командалары арасында пляж волейболы буенча унберенче турнирга багышланган матбугат конференциясе була.

Чарада «ТӘРТИП» радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева, «ТӘРТИП» радиосы баш мөхәррире урынбасары Ләйлә Гыймадиева, «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире, турнирның баш хөкемдары Илназ Фазуллин, журналист, хөкемдар, әлеге турнирга нигез салучы Илнур Фәйзрахманов катнаша.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе күрсәтеләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot