news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар-информ»да «Тәртип» радиосының туган көн концерты турында сөйләшәчәкләр

8 апрельдә, 14:00 сәгатьтә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Тәртип» радиосының туган көн концертына багышланган матбугат конференциясе була.

Чарада «Тәртип»радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева, «Тәртип» радиосының программалар мөхәрире Ләйлә Гыймадиева, Г.Кариев театры артисты, Тантана, М.Җәлил премияләре лауреаты, Тәртипле туган көн тамашасының режиссеры Булат Гатауллин, Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова катнаша.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар сайтында матбугат конференциясенең онлайн трансляциясе күрсәтеләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot