Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татар-информ»да «Шиһабетдин Мәрҗани укулары» турында сөйләшәчәкләр
15 майда, 14:00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Шиһабетдин Мәрҗани укулары» X Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясен уздыруга багышланган матбугат конференциясе була.
Чарада мөфти, теология докторы, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Мәскәү ислам институты ректоры, X Шиһабетдин Мәрҗани укуларының оештыру комитеты рәисе Дамир хәзрәт Мөхетдинов, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Казанның Мәрҗани Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров, тарих фәннәре докторы, В. М. Лебедев исемендәге Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалы профессоры, Мәскәү ислам институтының Россиядә ислам тарихын өйрәнү үзәге җитәкчесе Айдар Хәбетдинов, философия фәннәре кандидаты, доцент, ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарихы институтының Я. Г. Абдуллин исемендәге дин тарихы һәм иҗтимагый фикер бүлеге мөдире Айдар Хәйретдинов катнаша.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе күрсәтеләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз