news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ»да «Рамазан Фест» бәйрәме турында сөйләшәчәкләр

24 март 14:00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Рамазан Фест» бәйрәмен уздыруга багышланган татарча-русча матбугат конференциясе була.

Чарада Татарстан мөфтие урынбасары, Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров, «Ният» фондының башкарма директоры Нияз Усманов, «Алтаң» мәчете имам-хатыйбының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Айгөл Махьянова катнашачак.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар сайтында матбугат очрашуыннан онлайн-трансляция оештырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100