news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ»да «Позывной Татарин» спектакле премьерасы турында сөйләшәчәкләр

20 майда, 14:00 сәгатьтә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Позывной Татарин» спектакле премьерасына багышланган матбугат конференциясе була.

Чарада Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры Илнур Гайниев, Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссёры Ренат Әюпов, Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры актёры Айрат Шамс, «Позывной Татарин» пьесасы авторы Җәмил Сәлимгәрәев катнаша.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар сайтында матбугат конференциясенең онлайн трансляциясе күрсәтеләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100