news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар-информ»да «Нәселебез шәҗәрәсе» бәйгесенә багышланган матбугат конференциясе узачак

«Татар-информ»да «Нәселебез шәҗәрәсе» бәйгесенә багышланган матбугат конференциясе узачак
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Иртәгә, 6 февральдә, 10:00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Нәселебез шәҗәрәсе» бәйгесенә багышланган матбугат конференциясе узачак.

Чарада катнашучылар:

  • Әхмәтова Эльвира Фәнис кызы – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык халәте актларын теркәү идарәсе башлыгы;
  • Рөстәм хәзрәт Хәйруллин – «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы;
  • Илдарханова-Балчыклы Гүзәл Илдус кызы – Татарстан Республикасы Дәүләт архив эше комитеты урынбасары;
  • Галиева Айсылу Раузит кызы – Тарихи-шәҗәрәләрне өйрәнү буенча автономияле коммерцияле булмаган оешма рәисе.

Матбугат конференциясе ике дәүләт телендә узачак. Чарага журналистлар чакырыла. Матбугат конференциясе онлайн трансляцияләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot