news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ»да Муса Җәлил истәлегенә көрәш турниры турында сөйләшәчәкләр

Иртәгә, 11 февральдә, 14.00 сәгатьтә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш турнирына багышланган матбугат конференция узачак.

Чарада Татарстан спорт министрының беренче урынбасары, көрәш буенча атказанган спорт мастеры Хәлил Шәйхетдинов, Татарстан Көрәш федерациясенең башкарма директоры Марсель Таһиров, «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Илназ Фазуллин, легендар көрәшче, «Россиядә милли көрәшне үстерүгә керткән өлеше өчен» ордены иясе, каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә уза торган көрәш турнирының 12 мәртәбә җиңүчесе Айрат Гыйлаев, Чаллы шәһәре Көрәш федерациясенең башкарма директоры, халыкара категорияле хөкемдар, каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә уза торган көрәш турнирының 3 мәртәбә җиңүчесе Рамил Хисмәтуллин катнашачак.

«Татар-информ» сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе күрсәтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100