news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар-информ»да КФУның Филология институтында кабул итү кампаниясе турында сөйләшәчәкләр

20 июньдә, 10.00 сәгатьтә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында 2025 елга кабул итү кампаниясенә багышланган матбугат конференциясе була.

Чарада «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәгариф һәм мәдәният Югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының «Дулкын» һөнәри үсеш үзәге җитәкчесе урынбасары Алмаз Закиров, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәгариф һәм мәдәният Югары мәктәбенең 1 курс студенты Әнвәр Мөхетдинов катнаша.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе күрсәтеләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot