news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар-информ»да Казан мэриясенең җәйге чаралары турында сөйләшәчәкләр

30 майда, 11:00 сәгатьтә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Казан мэриясе уздыра торган җәйге чараларга һәм илкүләм проектларга багышланган матбугат конференциясе була.

Чарада Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Казан Башкарма комитеты Тел мәдәнияте өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе Айсылу Лерон, филология фәннәре кандидаты, «Байтирәк» проекты һәм «Хәрәкәттә – бәрәкәт» бию ярышлары фәнни җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, «Үз телем» бәйгесе җиңүчесе, «Сәлам, микроб» балалар китабы авторы Гөлнур Фәхруллина катнаша.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе күрсәтеләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot