news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар-информ»да «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты турында сөйләшәчәкләр

20 майда, 11:00 сәгатьтә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концертына багышланган матбугат конференциясе була.

Чарада «Калеб» яңа буын җыенын оештыручы, Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концертында катнашучы, Татарстанның атказанган артисты, халыкара бәйгеләр лауреаты Илүсә Хуҗина, Татарстанның атказанган артисты, «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концертында катнашучы Азат Кәримов, Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт театрының баш режиссеры, «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концертының режиссеры Лилия Әхмәтова катнаша.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар сайтында матбугат конференциясенең онлайн трансляциясе күрсәтеләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot