news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ»да Әтнә театрының Кыргызстанга сәфәренә багышланган матбугат очрашуы була

«Татар-информ»да Әтнә театрының Кыргызстанга сәфәренә багышланган матбугат очрашуы була
"Татар-информ" архивы

26 октябрьдә «Татар-информ» агентлыгында Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрының Кыргызстанга иҗади сәфәренә багышланган матбугат очрашуы була.

Әтнә театры 2022 елның 10-17 октябрь көннәрендә Кыргызстанда иҗади сәфәрдә булып кайтты. Бишкәк, Каракол, Жалалабад, Ош шәһәрләрендә милләттәшләребезгә театр коллективы милли концерт тәкъдим итте. Махсус язылган шигырьләрдән төзелгән сценарий буенча барган концертта халык җырлары, театральләштерелгән биюләр булды.

Бишкәктән кала, бүтән Кыргызстан шәһәрләрендә дистә еллар татар концерт-спектакльләре куелмаган, милләттәшләребез милли моңнарга, милли тамашаларга нык сусаган. Әлеге сәфәр Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча оештырылды, дип хәбәр итте оештыручылар.
  
Матбугат конференциясенең кунаклары: 

  • Ленур Зәйнуллин - Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры директоры;
  • Гөлүсә Батталова – шагыйрә, маркетинг һәм тышкы элемтәләр буенча директор урынбасары; 
  • Риваль Хисмәтуллин – театр артисты, җырчы, композитор;
  • Рәзилә Шәрифуллина – театр артисты, җырчы.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100