Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татар-информ»да әниләр марафонына йомгак ясаячаклар
26 ноябрьдә, 11:00 сәгатьтә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында татар әниләренең беренче форумына һәм #әниләрмарафоны проектына йомгак ясауга багышланган матбугат конференциясе була.
Чарада «Сөембикә» журналы баш мөхәррире Лариса Маликова, «Сөембикә» журналының җаваплы сәркатибе, «Әниләр марафоны» проекты авторы Динара Миңнекаева, Ф.Г. Аитова исемендәге 12 нче татар гимназиясенең тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе, ике бала әнисе Сөмбел Галимуллина, Казанның Яңа Савин районы 143 нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, өч бала әнисе Тәнзилә Галимуллина катнаша.
«Татар-информ» сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырыла. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша 7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гаммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала. Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз