news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ»да «Әниемнең җылы кочагы» проекты турында сөйләшәчәкләр

Иртәгә, 11 февральдә, 11:00 сәгатьтә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Әниемнең җылы кочагы» проектына багышланган матбугат конференциясе була.

Чарада Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, «Моя семья – Минем гаиләм» коммерцияле булмаган автоном оешма җитәкчесе, «Әниемнең җылы кочагы» проекты директоры Гөлнара Хафизова, Татарстанның атказанган артисты, «Моя семья – Минем гаиләм» коммерцияле булмаган автоном оешманы гамәлгә куючы, «Әниемнең җылы кочагы» проекты авторы һәм продюсеры Лилия Муллагалиева, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, «Әниемнең җылы кочагы» проектның режиссеры Айгөл Нәбиуллина, «Әниемнең җылы кочагы» проектның режиссеры Раил Рамазанов катнаша.

«Татар-информ» сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе күрсәтеләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100