news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ»да «Алтын каләм» фестивале турында сөйләшәчәкләр

15 майда, 11:00 сәгатьтә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Алтын каләм» яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты республика фестиваленә багышланган матбугат конференциясе була.

Чарада «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова, Татарстан Дәүләт Советының Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү комиссиясе рәисе Римма Ратникова, «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы президенты Шамил Якупов, Казан Мэриясе интернет-порталын үстерү буенча Казан шәһәр иҗтимагый үзәге директоры урынбасары Дмитрий Томкевич, «Алтын каләм – 2024» фестивале җиңүчесе, «Яңа гасыр» (ТНВ) телеканалы хәбәрчесе һәм алып баручысы Арина Тыринова катнаша.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100