Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татар-информ»да «Әлдермештән Әлмәндәр» анимацион фильмы тәкъдим ителә
21 декабрьдә 10:00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасы буенча эшләнгәгән тулы метражлы анимацион фильмны тәкъдим итүгә багышланган матбугат конференциясе, фильмны эшләүчеләр һәм артистлар белән очрашу була.
Әлеге проект Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән булдырылды.
Фильмның персонажларын тавышландыруда Камал театры артистлары катнашты. Әҗәл ролен Россия һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев, Әлмәндәрне Татарстанның атказанган артисты Эмиль Талипов, Искәндәрне Татарстанның атказанган артисты Илнур Закиров башкарды.
Тиздән фильмны кинотеатрларда күрсәтергә җыеналар. «Татармультфильм» аны төрле районнарда, шәһәрләрдә дә тәкъдим итәргә планлаштыра.
2022 елда «Татармультфильм» берләшмәсе Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасы буенча тулы метражлы анимацион фильм эшләүне тәмамлады. 68 минутлык фильм тулысынча татар телендә бара. Фильмның режиссеры - Сергей Киатров.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз