news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар-информ»да «Ә безнең ишегалдында – 2026» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Ә безнең ишегалдында – 2026» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Бәйге үз көчләре белән ишегалларын һәм урамнарны бизәүче Татарстан шәһәрләре һәм авыл җирлекләре халкын берләштерде.

Тавыш бирү йомгаклары буенча беренче урынны Түбән Камадан Артем Демидов алды (Кайманов ур., 11). Икенче урын Чүпрәле районының Кече Чынлы авылыннан Радик һәм Гөлназ Хафизовлар гаиләсенә бирелде. Өченче урынны Баулы районының Хәнсвәр авылыннан Ильяс һәм Гөлчәчәк Ибраһимовлар гаиләсе алды. Бүләкләү тантанасына Хафизовлар тулы составта, ә Гөлчәчәк Ибраһимова кызы Илсөя белән килделәр.

Бүләкләү тантанасын «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының коммерция директоры Динә Хәлимова алып барды. Ул катнашучыларга актив позицияләре һәм бәйрәм атмосферасын булдыруга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.

Рәсми өлештән соң конкурста җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Аларга акчалата бүләкләр тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot