Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Татар-информ» журналисты Зилә Мөбәрәкшина Татарстан Рәисе белән очрашуы турында сөйләде
«Интертат» сайтының «Вконтакте» төркемендә туры эфирда уза торган «Әйтер сүз» рубрикасында «Татар-информ», «Интертат», «Атна вакыйгалары» журналисты Зилә Мөбәрәкшина Татарстан Рәисе белән Казандагы «Гаилә» китапханәсендәге булган очрашуы турында сөйләде.
«Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән «Гаилә» китапханәсен төзекләндерүдән соң янәдән ачылышында очрашырга насыйп булды. Шушы китапханәнең бер бүлмәсе аерым студия кебек эшләнгән. Монда журналистлар, блогерлар әңгәмәдәшләре белән интервью да яздыра ала. Ул махсус җайлаштырылган. Бүген анда мин шагыйрә Сания Әхмәтҗанова белән әңгәмә кордым», – диде Зилә.
Китапханә ачылышына Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та килде. Зилә Мөбәрәкшина Татарстан Рәисенә журналистларга әңгәмәләр алу өчен уңайлы аерым бүлмәләрнең Казан буенча күбрәк булсын иде дигән теләген җиткергән.
«Рәис әлеге тәкъдимне хуплады һәм мәсьәләне карап хәл итүне шунда ук администрация җитәкчесе Әсгать Сәфәровка йөкләде. Ул үз чиратында телефоннан җаваплы затка җиткерде. Эш кузгалды, дияргә була», – диде ул.
Исегезгә төшерәбез, Зилә Мөбәрәкшина «Бәллүр каләм» бәйгесендә «Һөнәрендә иң яхшысы» дигән номинациядә җиңү яулады.
«Республикакүләм дәрәҗәдәге журналистлар бәйгесе бер «Бәллүр каләм» генә. Бер генә бәйге аз, минемчә. Тагын бәйгеләр булдырырга кирәк. Мәсәлән, беренче адымнарын ясый башлаган, тәҗрибә җыя башлаган яшь журналистлар өчен бәйге юк. Андый бәйге яшь журналистларны татар матбугатына җәлеп итү өчен кызыксындыру чарасы булыр иде. Шулай ук Хөсәен Ямашев исемендәге Журналистлар премиясен торгызып җибәрер идем. Бу да үзенә күрә дәрәҗәле премия, тик ул бүгенге көндә бирелми. Бу премияне республика күләмендә журналистларга бирә башларга кирәк дип саныйм», – диде Зилә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз