Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татар-информ» журналисты Зилә Мөбәрәкшина «Ел татарлары» премиясендә катнаша
«Татар-информ» журналисты Зилә Мөбәрәкшина «Миллиард.Татар» басмасы оештырган «Ел татарлары» рейтингы кысаларында иң перспективалы яшь татар егете яки татар кызы исеменә номинантлар унлыгына керде.
Зилә Мөбәрәкшина мөһим темалар турында татар телендә яза. Аның белән бергә номинациядә җиңү өчен тагын тугыз катнашучы көрәшә, алар арасында музыкантлар, татар тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүчеләр, заманча сәнгать вәкилләре һәм белем бирү проектлары авторлары бар.
Катнашучылар өчен «ВКонтакте»да, Телеграмда һәм проект сайтында тавыш бирергә мөмкин.
«Ел татарлары» премиясе барлыгы 21 номинацияне үз эченә ала. Җиңүчеләрнең исемнәре 2 декабрьдә игълан ителәчәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз