news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ» хәбәрчесе «Яз гүзәле» бәйгесе суперфиналисты булды

«Татар-информ» хәбәрчесе «Яз гүзәле» бәйгесе суперфиналисты булды
Фото: Илзирә Хәйруллинаның шәхси архивы

«Пирамида» концертлар залында Казан Дәүләт энергетика университеты гамәлгә куючы «Яз гүзәле» матурлык һәм талант бәйгесенең финалы узды. КФУ студенты, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе хәбәрчесе Илзирә Хәйруллина суперфиналистлар рәтенә керде һәм «Иң иҗади кыз» номинациясендә җиңү яулады.

«Яз гүзәле» бәйгесендә катнашуымның төп сәбәбе – теләгем бик зур иде. Минем хәлемнән киләме, тормышымның шушы этабын уза аламмы, әллә юкмы дип, көч сынашырга булдым. Йөзләгән конкурсантлар арасыннан сайлап алганнар икән, бу минем өчен зур бәхет! Минем өчен генә түгел, гаиләм өчен дә. Кызлары белән алар да горурланырга хаклы дип, санадым», – дип уртаклашты Илзирә.

Фото: © Илзирә Хәйруллинаның шәхси архивы

Ул финалга үткән 30 кыз арасында булуына да сөенүен, суперфиналга үтүенә ышанмавын әйтте. «Сабыр канатларымны җыйдым да, үз юлымны беләм, дип, бәйгедә катнашуымны дәвам иттем», – ди кыз.

«Әзерлекләр бик масштаблы үтте. Безнең хәтта йокларга да вакыт калмый иде. Иртәнге 8 дән алып кичке 11 гә кадәр без аяк өстендә булдык. 10 кыз суперфиналист була дигәч: «Миңа эләкмәс инде. Син болай да финалист, шуңа шатлан, Илзирә», – дип үземне юата килдем. Сәхнәдән суперфиналга 30 нчы номер узды дигәч, эчтән шатланганымны белсәгез, ул мизгелдә миннән дә бәхетле кеше булмагандыр! Әлеге бәйгенең эмоцияләре һаман җибәрми», – диде Илзирә.

«Иң иҗади кыз» номинациясендә Илзирәне Татарстанның халык артисты Фәнис Җиһанша бүләкләде. «Фәнис Җиһаншин үзе култыклап алып чыкты, анысы икенче бер бәйрәм сыман булды. Тамашачыларга тагын бер кат кул чаптыруы, матур сүзләре канатларымны тагын да ныгытты», – дип уртаклашты Илзирә.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Ул шулай ук бәйгене оештыручыларга, аның өчен җан аткан дусларына, гаиләсенә рәхмәтләрен әйтте.

«Бу бәйгедә миңа ышанган дусларыма, туганнарыма, гаиләмә, зур рәхмәт. Ышанычларын югалтмыйча, миңа җан атып утырганнары өчен Аллаһы Тәгалә үзләрен зурласын иде. Бәйгенең оештыручылары безнең белән бер атна дәвамында бергә булып, ярдәм итеп тордылар. Тәмле ашлары, җылы карашлары өчен бик зур рәхмәт!» – диде Илзирә Хәйруллина.

Фото: © Илзирә Хәйруллинаның шәхси архивы

  • Казан дәүләт энергетика университетының тулай торагында башланып киткән "Яз гүзәле" бәйгесе быел 15 нче тапкыр үткәрелде.
  • Бәйгене тулысынча студентлар үткәрә.
  • Ул яшьләрнең татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләренә хөрмәтле мөнәсәбәтен тәрбияләүгә, татар телен саклауга һәм популярлаштыруга, шулай ук яшьләрдә гаилә кыйммәтләрен, актив тормыш позициясен, патриотизмны, уңай тормыш кыйммәтләрен, рухи һәм физик камиллеккә омтылуны формалаштыруга юнәлдерелгән.
  • Конкурс Казан дәүләт энергетика университеты базасында «Идел» яшьләр үзәге, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәмендә тормышка ашырыла.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100