news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар-информ» журналисты ТР Төзелеш министрлыгы конкурсында көмеш призер булды

«Татар-информ» күзәтүчесе Александра Давыдова ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгының еллык журналист эшләре конкурсында «Социаль инфраструктура» номинациясендә икенче урынны алды.

Министрлыкта нәтиҗәләр ясалды, оештыру комитетына Россия һәм Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары журналистларыннан һәм редакция коллективларыннан 159 материал керде.

Бу номинациядә беренче урынны «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе» АҖнең мәгълүмати һәм иҗтимагый-сәяси программалар дирекциясе коллективы алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot