news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар-информ» журналисты Гөлнар Гарифуллина «Геройлар янәшә» конкурсында җиңүче булды

«Татар-информ» журналисты Гөлнар Гарифуллина «Геройлар янәшә» конкурсында җиңүче булды
Фото: «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова

Бүген Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә патриотик юнәлештәге «Геройлар янәшә» – «Герои рядом» ачык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Бәйгедә «Очерк» номинациясендә кызыксындыру бүләгенә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе журналисты Гөлнар Гарифуллина ия булды.

«Шушы бәйге турында игълан ителгәч, элеккеге редакторыбыз Рәмис Латыйпов Балтачтагы ике игезәк хәрбинең язмышын очерк жанрында язып, конкурска тапшырып кара әле, дигән иде. Минем әдәби бәйгеләрдә катнашу тәҗрибәм булмагач, моңа бик җитди карамаган да идем, тик бу тәкъдимгә каршы килмәдем, тырышып карарга уйладым», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул әлеге конкурста катнашуны беренче сынау дип атады. «Һәм ул уңышлы булды дип әйтә алам. Дөресен әйтергә кирәк, җиңүгә өмет итмәдем, минекеннән көчлерәк эшләр дә булыр дип уйлаган идем, ләкин менә егермедән артык эш арасыннан минеке иң яхшы алтысы исемлегенә керде. Минем финалны узып, бу исемлеккә эләгүем көтелмәгәнрәк булды, үзем бик сөендем. Кызыксындыру бүләгенә ия булдым», – диде Гөлнар Гарифуллина.

«Татар-информ» журналисты әсәре белән кыскача таныштырды. «Мин язган Балтачтан ике игезәк малайның язмышы чыннан да бик тетрәндергеч. Аларның икесенең дә әниләре кебек үк 45 яшьтә дөнья куюлары игътибарга лаек. Һәм шушы ир-атларның берсе – Фәнис Фәйзрахмановның тормыш иптәше Рима апа миңа иптәше һәм аның игезәге турында бик канатланып, сокланып, хозурланып сөйләде, шуңа күрә материалым да уңышлы килеп чыккан дип уйлыйм», – диде ул.

«Минем эшкә югары бәя биргән жюри әгъзаларына һәм бу конкурсның оештыручыларына бик рәхмәтлемен. Димәк, алга таба да әдәби бәйгеләрдә катнашып карап була икән дигән нәтиҗәгә килдем», – дип бүлеште Гөлнар Гарифуллина үзенең хис-кичерешләре белән.

news_right_1
news_right_2
news_bot