news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ» журналисты Гөлнар Гарифуллина «Бәллүр каләм» иясе булды

«Һөнәрендә иң яхшысы» номинациясендә тагын ике кеше - Гөлназ Шәйхиева һәм Михаил Любимов җиңүче булды.

«Татар-информ» журналисты Гөлнар Гарифуллина «Бәллүр каләм» иясе булды
Гөлүзә Ибраһимова

«Бәллүр каләм - 2022» бәйгесенең «Һөнәрендә иң яхшысы» номинациясендә «Татар-информ» журналисты Гөлнар Гарифуллина җиңү яулады. 

«Һөнәрендә иң яхшысы» номинациясендәге өч җиңүчегә бүләкләрне «Первый канал» алып баручысы Максим Шәрәфетдинов тапшырды.

Номинациядә «Татар-информ» журналисты Гөлнар Гарифуллина, «Татарлар» газетасы редакторы Гөлназ Шәйхиева, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясеннән Михаил Любимов җиңде.

«Бәйгедә үземне өч тапкыр сынап карадым, монысында җиңүгә ирештем. «Татар-информ»га, баш редакторыма, «Татмедиа» җитәкчелегенә, Журналистлар берлегенә минем хезмәтемне югары бәяләгәннәре өчен рәхмәт! «Татар-информ»да эшләгәнемә быел 17 ел була, ул - минем икенче өем. Әгәр мине җиңүче дип таныганнар икән, димәк, ул еллар заяга узмаган, димәк, мин үз юлымны тапканмын», - ди Гөлнар Гарифуллина.

Җиңүчеләргә «Бәллүр каләм» сыны, чәчәкләр һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100