news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ» журналисты Франция журналистының каналында «Туган тел» җырын башкарды

«Татар-информ» журналисты Франция журналистының каналында «Туган тел» җырын башкарды
Фото: © Видеодан скриншот

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы журналисты Зилә Мөбәрәкшина сәясәтчесе, журналист Жорж Кузмановичның You Tube видеохостингында «Fréquence Populaire» каналында БРИКС саммитының эшчәнлегенә багышланган йомгаклау видеосында «Туган тел» җырын башкарды.

Без Зилә Мөбәрәкшинаның Татарстан һәм татарлар турында интервью биреп, «Туган тел» җырын башкаруын язган идек инде.

Әлеге видео каналны караучылар арасында зур кызыксыну уятты. Шуннан соң Франция журналисты БРИКС саммитына багышланган соңгы видеосында да «Татар-информ» журналистын җырны кабат башкарырга сорады.

Видео 40 меңнән артык карау җыйган. Әлеге видео астында да караучылар уңай комментарийлар гына калдырганнар:

«Миңа сезнең отчетлар ошады. Бу эшегез өчен рәхмәт! Бик кызыклы мәгълүмат... дөнья өчен искиткеч ачыш. Һәм финал... шулкадәр чиста һәм искиткеч тавышлы татар җырчысы. Тагын бер кат рәхмәт! Мин сезнең каналга язылам»;

«Видеоларыгыз чыгуы белән котлыйм!!! Нинди зирәклек, нинди гүзәллек һәм искиткеч тавышлы бу җырчы»;

«Сәлам, бу кызыклы мәгълүмат өчен рәхмәт. Бик матур татар җыры.. Котлыйм!»

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100