news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ» журналисты Зилә Мөбәрәкшина Бөтенроссия конкурсында беренче урын алды

Татарстан Республикасыннан катнашкан «Татар-информ» хәбәрчесенә «Вызов — XXI век» конкурсының истәлек билгесе бирелде.

 «Татар-информ» журналисты Зилә Мөбәрәкшина Бөтенроссия конкурсында беренче урын алды
Зилә Мөбәрәкшина

(Мәскәү, 4 декабрь, «Татар-информ» Зилә Мөбәрәкшина). «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшина «Вызов — XXI век» дип аталган XVI Бөтенроссия конкурсында катнашып, беренче урынга лаек булды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Россиянең Иҗтимагый палатасында узды.

Зилә Мөбәрәкшина «Халыкара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләр» номинациясендә «Татар булу тешли: милли кием ничә сумга төшә?», Илнар Гарифуллин: «Татарстанның мәдәни нигезен Башкортстан татарлары төзи», «Сабан туе: сугыш чорында үткән, ковид вакытында узармы?», «Тукайлар исеме аталганнан соң Җиңү байрагын кадаган Гази Заһитов искә алынырга тиеш» дигән мәкаләләрен тәкъдим итте.

Пресс-клубның генераль директоры Александр Чумиков быел конкурска килеп ирешкән материаллар сан ягыннан рекорд куйган. Ул конкурсның федераль этабына йөзгә якын шәһәрдән һәм 85 массакүләм мәгълүмат чарасыннан барлыгы 560 эш килгәнен әйтте. 

Тантанада 35 яшь журналистка Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр бирелде. Бүләкләү тантанасында «Вызов — XXI век» Бөтенроссия массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе җиңүчесе» дигән алтын истәлек билгеләре дә тапшырылды. Әлеге бүләк Татарстан Республикасыннан катнашкан хәбәрче Зилә Мөбәрәкшинага да бирелде.

Александр Чумиков Татарстанда милли киемне модага кертеп җибәреп булырмы, дигән сорау бирде һәм Татарстан Республикасында берничә тапкыр булуын, милли колоритның популяр икәнлеген билгеләп үтте. «Татар халкының милли киемнәренә багышланган мәкалә бездә аеруча кызыксыну уятты», — диде ул.

Конкурста дипломант дәрәҗәсе исеменә йөздән артык яшь журналист лаек булды. Бүләкләү тантанасының мәдәни программасын Мәскәү дәүләт мәдәният институты укытучылары һәм студентлары уздырды.

  • Конкурсның оештыручылары — матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр Федераль агентлыгы (Роспечать) һәм Халыкара пресс-клуб (МПК).
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100