news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татар-информ” журналисты Сочида узачак Бөтенроссия бәйгесе финалына узды

Зилә Мөбәрәкшинаның Фатих Әмирхан турындагы әсәре “Елның иң яхшы журналист язмасы” исемлегенә керде.

“Татар-информ” журналисты Сочида узачак Бөтенроссия бәйгесе финалына узды
Рамиль Гали/архив

(Казан, 3 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшина Россия Журналистлар берлеге үткәргән “Елның иң яхшы журналист язмасы” конкурсының финалына узды. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Журналистика и медиарынок” журналының баш мөхәррир урынбасары Михаил Вяткин хәбәр итте.

“Төп максат – Россия журналистларын җәмгыятькә әһәмиятле булган материаллар булдыру тәҗрибәсе белән таныштыру”, - диде Михаил Вяткин.

Финалга узган эшләр белән бергә Зилә Мөбәрәкшинаның язмасы “Журналистика и медиарынок” журналының май санында бастырылган. Михаил Вяткин конкурсның номинантлары арасында “Татар-информ” хәбәрчесен атады.

Зилә Мөбәрәкшина әлеге конкурска үзенең “Татар язучысы Фатих Әмирхан – смартфоннарның уйлап табыласын беренче булып әйткән фантаст?” дигән мәкаләсен тәкъдим иткән иде.

Михаил Вяткин сүзләренчә, эшләрне электрон форматта кабул иткәнгә күрә, быел гаризалар саны артып киткән. “Барлыгы 348 гариза килде. Газета, журнал, мәгълүмат агентлыклары – 79 процент, телевидение – 18 процент, радиодан килгән эшләр 3 процент тәшкил итте”, - диде ул.

Җиңүчеләр Сочида Бөтенроссия журналистлар форумында бүләкләнәчәк. Форум программасында җиңүчеләр чыгышын мастер-класслар белән берләштереп оештыру планлаштырыла.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100