Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Татар-информ» журналисты Гадел Әхмәтҗанов «Многоликая Россия» бәйгесендә җиңде
Журналистның «Җанисәпле сөйләшү» проекты «Интернет массакүләм мәгълүмат чараларында материаллар циклы» номинациясендә өченче урынга лаек булды.
(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Татар-информ» хәбәрчесе Гадел Әхмәтҗанов «Җанисәпле сөйләшү» проекты «Многоликая Россия» бәйгесенең «Интернет массакүләм мәгълүмат чараларында материаллар циклы» номинациясендә өченче урын алды.
«Ел башында „Татар-информ“ агентлыгы „Җанисәпле сөйләшү“ дип аталган проект башлап җибәргән иде. Ул халык санын алуга багышланды. Проект кысаларында төбәкләрдә яшәгән милләттәшләребез белән онлайн һәм оффлайн форматта очраштык. Аларның проблемалары, тормышлары турында сөйләштек», — дип аңлатты проектның асылын Гадел Әхмәтҗанов.
Проектта якынча егерме төбәк вәкиле катнашкан. «Проект, югары бәя алып, өченче урынга лаек булгач, „Җанисәпле сөйләшү“нең нәтиҗәсе булгандыр дип өметләнәбез», — ди журналист.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз