news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар-информ» журналисты Гөлнар Гарифуллина Ветеринария идарәсе бәйгесендә җиңде

Хәбәрче «Интернет басмада иң яхшы материал» номинациясендә бүләкләнде.

«Татар-информ» журналисты Гөлнар Гарифуллина Ветеринария идарәсе бәйгесендә җиңде
Гөлнар Гарифуллина

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Гөлнар Гарифуллина ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе үткәргән бәйгедә «Интернет басмада иң яхшы материал» номинациясендә җиңүче булды.

Бүген идарә башлыгы Алмаз Хисаметдинов «Татарстан Республикасының ветеринария хезмәте эпизоотик иминлек һәм азык-төлек куркынычсызлыгы сагында» конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләде.

«Безнең идарәнең рейтингы шактый күтәрелде. Безгә кагылышлы язмалар күп чыкты», — дип ул журналистларга рәхмәтен җиткерде.


news_right_1
news_right_2
news_bot