news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татар-информ” журналисты Бөтенроссия конкурсында дипломант исеменә лаек булды

“Вызов – XXI век” конкурсына быел барлыгы 503 эш килгән.

“Татар-информ” журналисты Бөтенроссия конкурсында дипломант исеменә лаек булды
Ильнар Тухбатов

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшина “Вызов – XXI век” дип аталган XIV Бөтенроссия конкурсында катнашып, дипломант дәрәҗәсен алды.

  • Конкурсның оештыручылары – матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр Федераль агентлыгы (Роспечать) һәм Халыкара пресс-клуб (МПК).

Зилә Мөбәрәкшина “Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр” номинациясенә “Татар теле дөньямны бизи: чит милләт кешеләре татар телен ни өчен өйрәнгән” мәкаләсен тәкъдим иткән иде.

Иҗади семинарны конкурсның жюри әгъзалары алып барды. Пресс-клубның директоры Александр Чумиков барлыгы 74 шәһәрдән 503 эш килгәнен әйтте. РФнең 225 мәгълүмат чарасы катнашкан.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Мәскәүнең “Измайлово” кунакханә комплексындагы “Смоленск” конференц-залында үтте. Россиянең 22 төбәгеннән 35 яшь журналистка Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100