Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татар-информ әзерләгән татарча язмалар Медиаметрикста дөньякүләм ТОПка чыкты
Mediametricsта тел буенча чикләүләр юк - рейтинг фәкать материалларның популярлыгы, ягъни укучылар саны буенча гына билгеләнә.
(Казан, 22 июнь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында әзерләнгән татарча хәбәрләр Mediametrics сервисының дөньякүләм һәм федераль ТОПына чыга башлады. Бу - татар телендә язылган материалларның тарихта беренче тапкыр әлеге ТОПларга чыгуы.
ТОПка чыккан татарча хәбәрләр "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы карамагындагы tatar-inform.tatar һәм intertat.ru сайтларында урын алган иде.
Mediametrics - социаль челтәрләрдә иң күп укылган материалларны барлап, рейтинг төзүче бәйсез онлайн-агрегатор. Ул регион, Россия, дөнья күләмнәрендә 10 минут, 1 сәгать, 1 тәүлек, 1 атна, 1 ай аралыгында иң күп укылган материалларны билгели. Россиядә яшәүче халыклар телләрендәге язмалардан Медиаметриксның федераль ТОПында бүгенге көндә рус телендә һәм, "Интертат.ру" белән "Татар-информ"да дөнья күргән татарча материаллар исәбенә, татар телендә генә хәбәрләр күренә. Гәрчә Mediametricsта тел буенча чикләүләр юк - рейтинг фәкать материалларның популярлыгы, ягъни укучылар саны буенча гына билгеләнә. ТОПка иң күп укылган материаллар чыга. Редакцияләр рейтинг төзелүенә тәэсир итә алмый.
Түбәндәге скриншотларда күп укылу нәтиҗәсендә федераль ТОПка чыккан "Татар-информ" (ТИ) һәм Интертат.ру (ИТ) хәбәрләрен күрергә була. Медиаметрикс рейтингының федераль ТОПында беренче татарча хәбәр быелның мартында күренде һәм шул вакыттан атнага 3-4 тапкыр чыгып бара. Дөньякүләм ТОПка беренче татарча хәбәр быел 1 июньдә чыкты.
Искәртеп үтик, Медиаметрикс билгеләгән хәбәрләрне ай саен 2-3 миллион кеше укый.
(31.03.2017, федераль ТОП)
(01.06.2017, дөньякүләм ТОП)
(01.06.2017, дөньякүләм ТОП)
(15.06.2017, федераль ТОПта 1нче урын)
(15.06.2017, федераль ТОП)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз