news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татар-информ" җырчы Фирдүс Тямаев белән матбугат конференциясе уздыра

Матбугат конференциясендә сүз бүгенге татар эстрадасының хәле, татар җырчыларының тел, милләтне саклаудагы роле турында барачак.

(Казан, 25 август, "Татар-информ"). 25 августта 13 сәгатьтә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында татар эстрадасы җырчысы Фирдүс Тямаев һәм җырлар авторы Сәкинә Хәйруллина катнашында матбугат конференциясе үткәрелә.

Исегезгә төшерәбез, Фирдүс Тямаевның "Интертат" электрон газетасында басылган язмасындагы фикерләр җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятты. Матбугат конференциясе шушы уңайдан үткәрелә. Матбугат конференциясендә сүз шулай ук бүгенге татар эстрадасының хәле, җыр авторларына мөнәсәбәт, татар җырчыларының тел, милләтне саклаудагы роле турында да барачак.

Журналистлар белән очрашуда шагыйрә Сәкинә Хәйруллина да катнашачак.

Матбугат конференциясе 25 августта, 13.00 сәгатьтә башлана. Чарага массакүләм мәгълүмат чаралары чакырыла. Аккредитация үтү өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru

“Татар-информ” сайтында матбугат конференциясен онлайн режимда карап булачак. Карау өчен сылтама: http://tatar-inform.tatar/internet-tv/85/

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100