news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татар-информ" Йолдыз Миңнуллина һәм Рәдиф Кашаповның шигъри перфомансын онлайн күрсәтә

Онлайн-трансляция 25 декабрь, якшәмбе көнне 16 сәгатьтә башланачак.

 (Казан, 25 декабрь, "Татар-информ"). Бүген Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан үткәрелә торган JADIDFEST фестивалендә автор-башкаручы Рәдиф Кашапов һәм шагыйрә Йолдыз Миңнуллина хезмәттәшлеге нәтиҗәсе – “Ике күләм” альбомы тәкъдим ителәчәк. Чара 16:00 сәгатьтә “Смена” яңа мәдәният үзәгенең икенче катында үтәчәк. "Татар-информ" мәгълумат агентлыгы әлеге перфомансны онлайн күрсәтәчәк.

Чараның үзенчәлеге хакында: "Миңнулинаның шәһәр рифмалары Кашаповның җитез электроникасы белән үрелеп барачак", - ди оештыручылар.

Онлайн-трансляция карау өчен сылтама - tatar-inform.tatar/internet-tv/21/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100